Бүген Буа районы мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган чара узды. Тантаналы очрашуга күп балалы әниләр, опекун гаиләләр чакырылган иде.
Фойеда кул эшләнмәләреннән күргәзмә-сату узды. Чарада шәһәрнең социаль хезмәтләр һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Буа районында барлыгы 496 күп балалы, 40 опекун, 20 тәрбиягә алган гаиләләр яши. Бу гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күрсәтелде.