Бөек Ватан сугышы ветеранын юбилее белән котладылар

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Бүген Балтач районы Иске Салаусь авылда Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Наҗия Зыятдинованы 90 яшьлек юбилее белән котлау тантанасы үтте.

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Гүзәл Кәлимуллина, Салаусь авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибгатуллин һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре юбилярны котлады.

Юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау һәм Балтач районы башлыгы исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International