Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре балаларны савыктыру максаты белән дәрес үткәрде.
Белгечләр ярдәме белән балалар авыр булмаган физик күнегүләр башкарды. Кайбер балалар матада, тернәкләндерү җиһазларында шөгыльләнсә, малайлар тренажерларда футбол уйнады.
Катнашучылар бер-берсе белән аралашудан уңай тәэсирләр алды.