Кичә Яр Чаллының "Родник" халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре КАМАЗ мәдәният йортында кадрлар хезмәте вәкилләре өчен ел саен үткәрелә торган семинар-киңәшмә оештырды. Әлеге чара 2014-2015 еллардагы хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсендәге законнар белән таныштыру максатыннан үтте.
Семинар-киңәшмәдә пенсия законнары, балигъ булмаганнар белән гражданнар белән хезмәт килешүләре мәсьәләләрен рәсмиләштерү һ. б сораулар каралды.
Семинар-киңәшмәдә 200дән артык кеше катнашты.