Тукай районында "Тарту модада түгел! Иркен сула" акциясе узды

2015 елның 20 ноябре, җомга

Бүген Тукай районы  "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре волонтерлар ярдәме белән "Тәмәке тарту модада түгел! Иркен сула!" дигән акция оештырды. 

Бу чараның максаты балигъ булмаган арасында тәмәкегә тискәре караш формалаштыру, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәү һәм әти-әниләрнең игътибарын тәмәке тарту проблемасына юнәлтү.

Акция барышында волонтерлар балигъ булмаганнар арасында "Тартасынмы икән син?" темасына анкета сорауларына җавап алды, мәгълүмати белешмәлекләр таратты. 

Чара ахырында волонтерлар белгечләр белән берлектә уеннар оештырды, чисталык һәм ирекләрен сайлау символы итеп яшел төстә шарлар таратты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International