Казанда “Святость материнства” Бөтенроссия программасының IV форумы уздырылачак

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Иртәгә Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында  “Ана булу изгелеге”/“Святость материнства” Бөтенроссия программасының IV форумы узачак. Чара Илкүләм дан үзәге һәм Андрей Первозванный фонды тарафыннан “Истоки” максатчан капитал фонды һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән оештырыла.

Форум россия регионнары, җәмәгать оешмалары, федераль һәм төбәк дәүләт хакимияте органнары вакилләрен, җыяр дип көтелә.

Форум гаиләнең  рухи-әхлакый традицияләрен саклап калу максатыннан оештырыла. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International