Түбән Каманың “Балкыш” приютында “Спидка-стоп” уку-укыту сәгате оештырдылар

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча Республика программасы кысаларында Түбән Кама муниципаль районының "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют педагогы “Спидка-стоп” уку-укыту сәгате оештырды.

Чара приют яшүсмерләре белән СПИД турында таныштыру әңгәмәсеннән башланып китте. Тәрбияче балаларга әлеге авыруның килеп чыгу тарихы, билгеләре, профилактика чаралары турында сөйләде.

Чара ахырында тәрбияләнүчеләр спидка каршы көрәш символы – кызыл тасма белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International