Бүген Казанның Яңа Савин халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар декадасына багышланган районара вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Биредә предприятие һәм оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре 50 дән артык вакансия тәкъдим итте.
Ярминкәдә барлыгы 183 граждан катнашты, шуларның 156сы консультация алса, 27се алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар алды.