Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Арбор авылында"Мобиль бригада" чарасы оештырды.
Директор урынбасары Фәния Йосыпова, социаль эш белгечләре Гүзәл Кәлимуллина һәм Гөлнара Якупова ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар, инвалидлар һәм пенсионерлар янында булып кайтты. Белгечләр аларга закондагы үзгәрешләрне аңлатып, өйдә консультация үткәрде.
Шулай итеп, "Мобиль бригада" чарасы кысаларында мәгълүмати ярдәм һәм консультация алырга мөмкин иде. Барлык катнашучыларга 442 нче номерлы Федераль закон аңлатмалары белән белешмәлекләр таратылды.