Әниләр көненә багышланган чара Кама Тамагында узды

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе
Бүген Кама Тамагының «Богордский рай»  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Әлфия Гимадеева Халыкара әниләр көненә багышлап “Сөйләш әле минем белән, Әнием” тематик чарасы оештырды. Катнашучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында белде, конкурсларда катнашты. Аккомпаниатор Нариман Хәсәнов баянда уйнады, бөтен зал әниләр һәм мәхәббәт турында җырлар башкарды. Моннан тыш, кунакларга "Ике әби диологы" дип исемләнгән сәхнә күренеше тәкъдим иттелде. Очрашу ахырында катнашучылар вальста әйләнде, татар һәм рус халык биюләрен биеде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International