Шушы көннәрдә Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәткәрләр һәм социаль хезмәтләр алучыларны эвакуацияләү буенча күнекмәләр узды.
Күнекмәләр барышында дә социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре биредә булганнарны запас чыгу юлларыннан урамга алып чыкты.
Күнекмәләр нәтиҗәләре уңай булып чыкты, янгын саклау автоматик системасы вакытында эшләп, укытуның максаты һәм бурычлары үтәлде.