269 кеше Идел бүе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре оештырган вакансияләр ярминкәсендә катнашты

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Казанның Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды. Әлеге чарада  районның 7 предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре катнашты. 

Әлеге ярминкәдә 269 кеше катнашты, аларның 37енә эш урыннарына юллама тапшырылды. 41 гражданга һөнәри юнәлеш бирүче хезмәтләр күрсәтелде, 38 кешегә мәшгульлек хезмәте эшчәнлеге турында белешмәләр бирелде.

Ярминкәдә катнашучыларга гәҗит, журнал, буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International