Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре карамактагы балалар өчен "Олимпия" спорт комплексында чара оештырды.
Кунаклар өчен комплекс буенча экскурсия оештырылды, аннан соң балалар бассейнында йөзде. Әти-әниләре белән килгән балалар комплексның спорт секцияләре белән танышты, спорт залларына кабул итү кагыйдәләре турында мәгълүмат алды.
Программага хәйрия төшке ашы да кергән иде. Аны "Олимп" кафесы директоры Әбдураим Артыков оештырган.
Кунаклар экскурсия оештыручыларга һәм спорт комплексы администрациясенә рәхмәт сүзләрен белдерделәр.