Парклар һәм скверлар елы кысаларында Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагоглары шәһәр паркында спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде. Чара сәламәтләндерү гимнастикасы белән башланып китте. Аннары саф һавада күңелле стартлар һәм эстафеталар узды.