Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр туган көннәрен бәйрәм итүчеләрне тәбрикләделәр.
Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр, җырлар җырладылар һәм бер-берсен тәбрикләделәр.
Күңелле бәйрәм иткәннән соң балалар пирогтагы шәмнәрне сүндерде, бүләкләр алды.