Теләче мәктәбендә хокукыкый ярдәм көне узды

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе
Кичә Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Волонтер" активистлары белән берлектә "Синең хокукларың" дип исемләнгән акция оештырды. Әлеге акция балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында узды. Укучыларга "Синең хокукларың"һәм "Синең куркынычсызлыгыңның кайбер кагыйдәләре" дигән мәгълүмати буклетлар таратылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International