Питрәч районының приютында тәрбияләнүчеләр ветераннарга хат язды

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Питрәчнең балалар һәм яшүсмерләр өчен  "Шатлык" социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Ветеран өчен хат" акциясен үткәрде. Әлеге акция Җиңү паркында узды.  

Балалар үз хатларында ветераннарга рәхмәт сүзләрен белдерделәр, алар адресына изге теләкләр юлладылар. "Ветеран өчен хат" акциясе Бөек Ватан сугышы турында хәтер саклауга юнәлтелгән. 

Әлеге экскурсия балаларда сугыш ветераннарына карата ихтирам һәм хөрмәт хисе уятты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International