Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Ак лента" акциясе узды. Әлеге акция гаиләдә көч куллану проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлтелгән иде.
Үзәк белгечләре ир-атлар һәм хатын-кызларның рәхимсезлеккә каршы көрәштә бергә булулары символы итеп ак тасмалар таратты. Гаиләдә көч куллануны булдырмау максаты белән мәгълүмати буклетлар таратты.