Агымдагы елның 10 нчы ноябрьеннән 25 декабенә кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, 2015 елның 9нчы ноябреннән 2524-р номерлы ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар арасында грантларын алуга конкурс оештыра.
Конкурста катнашучылар өчен ТР Иҗтимагый палатасы семинар үткәрәчәк. Семинарның алып баручысы – ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Татьяна Леонтьева.
Үткәрү вакыты: 23 ноябрь 16.00 сәгатьтә.
Үткәрү урыны: ТР Президент Аппараты, 2 нче подъезд, 208 бүлмә.
Конкурс үткәрү турында тулырак мәгълүмат ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтының "Конкурслар" бүлегендә www.mtsz.tatarstan.ru
Семинарда катнашу өчен алдан түбәндәге телефон буенча, 567-80-93 яки электрон почта буенча op.rt@tatar.ru. теркәлергә кирәк