Бүген Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре мәгълүмати очрашуда катнаштылар.
Очрашуда үзәк хезмәткәрләре гражданнарны 442нче номерлы "Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында" Федераль закон белән кертелгән социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге, шулай ук ТР Министрлар Кабинетының 176нчы номерлы "Россия Федерациясе торак кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында" кануннардагы үзгәрешләр белән таныштырдылар.
Моннан тыш, өйдә социаль хезмәт күрсәтүгә кабул итү, аларның формалары һәм шартлары турында сораулар яктыртылды.
Әңгәмә диолог рәвешендә үтте. Барлык катнашучыларга "Ышаныч" үзәге эшчәнлеге турында буклетлар һәм элемтә өчен телефон номерлары таратылды.