Түбән Каманың "Веста" үзәге психологы карамактагылар белән очрашты

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

Түбән Каманың "Веста"  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "Без бергә" клубы әгъзалары һәм инвалид балалары булган гаиләләр белән очрашу узды. 

Педагоглар балалар һәм аларның әти-әниләре белән "Дуслык турында әкият" социаль-анимацион чарсы оештырды.

Музыка астында белгечләр курчак театры тамашасын күрсәтте. Балалар кызыксынып әкият геройлары артыннан күзәтте, әти-әниләре ярдәме белән кайбер хәрәкәтләрне башкарырга тырышты. 

Психолог Илиза Солтанова ата-аналар белән "Конфликт – ссора или созидание" дигән темага сөйләште. Конфликт булган очракта,үзеңне ничек тотртарга кирәклеген аңлатты. 

Чара ахырында катнашучылар, аралашканда иң мөһиме бер-береңә хөрмәт саклырга һәм әңгәмәдәшеңне аңларга тырышырга кирәк, дигән уртак фикергә килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International