Министр Эльмира Зарипова V Россия Социаль форумында катнашачак

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

16-17 ноябрьдә Мәскәү шәһәрендә V "Социаль сәясәт икътисади үсешнең төп факторы" Россия Социаль форумы узачак. Бу чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашыр дип көтелә. 

Россия социаль форумы –  гомумроссия бизнесы, хакимият һәм җәмгыятьнең актуаль мәсьәләләре буенча ачык фикер алышу эксперт мәйданчыгы.

Форумны оештыручылар: Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Федераль Собраниесе, Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау Министрлыгы, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы,  "Безнең киләчәгебез" Региональ социаль программалар Фонды һәм Коммерцияле булмаган "Мәгълүмати стратегияләре үзәге".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International