Бүген Балтачның "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагылар Чепья авылының янгынга каршы постында булып кайттылар.
Экскурсияне бүлек җитәкчесе Радик Минһаҗев үткәрде. Очрашу башында Радик Мәхмүт улы бүлек эшчәнлеге турында сөйләде. Яныгын чыккан очракта нәрсәләр эшләргә, нинди номерга шалтыратырга кирәк икәнлеген турында искә төшерде. Кунаклар барлык хезмәт бүлмәләрен карап чыкты.