Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль педагогы үзәк карамагындагы балалар өчен патриотик дәрес оештырды

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова яшьләргә патриотик тәрбия бирү программасы кысаларында үзәк карамагындагы балалар өчен диңгез сугышында төркия флотын  тар-мар итүгә багышланган чара үткәрде.

Чара башында балалар белән патриотизм турында әңгәмә үткәрелде. Аннары укытучы 1827 елның 20 октябрендә узган диңгез сугышы турында сөйләде. Чара ахырында укучылар “Диңгез стихиясе” дип аталган викторинада катнаштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International