Менделеевскның "Өмет Яры" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәт ветераннары очрашуы узды. Гадәттәгечә, октябрь башында, социаль-тернәкләндерү бүлегендә үзәктә озак еллар эшләгән укытучылар җыела.
Педагоглар сәламәтлекләрен ныгыту һәм актив, күңелле итеп вакытларын уздыру максатыннан биредә ике атна яшәп кайта. Ветераннар өчен "Рәхмәт сезгә, укытучы!", "Ижминводы" санаториясенә экскурсияләр оештырылган иде. Шулай ук алар туган якны өйрәнү һәм урыс йорты музейларында да булды.
Өлкәннәр сүзләренә караганда, аларга барыннан да күбрәк трудотерапия кабинетында уздырылган дәресләр ошаган.