Минзәләнең "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр убырлы карчык резиденциясендә булды

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Минзәләнең “Тургай” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Грахов районының Котловка авылына барып кайттылар. Күпләр белүенчә, биредә убырлы качыкның резиденциясе урнашкан. Балалар экият геройлары белән уеннар уйнады, төрле кызыклы ырымнар белән танышты.

Моннан тыш, балалар район музеенда да булдылар. Кызларга сакчы бөтиләр тегергә өйрәттеләр, ә малайларны тал чыбыкларыннан кәрзиннәр үрү белән таныштырдылар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International