Министрлыкта хезмәт саклау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының беренче урынбасары Марат Гафаров җитәкчелегендә агымдагы елның 8 ай эчендә җитештерү өлкәсендә эш урынында имгәнүләр мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Шулай ук чара барышында шәһәрләрендә һәм районнарында хезмәт саклау буенча Координацион совет хезмәте эшчәнлегенә бәя бирелде.

Киңәшмәдә муниципаль берәмлекләрнең Башкарма комитет җитәкчеләре, хезмәт саклау буенча Координацион совет һәм Республика ведомствоара комиссиясенең әгъзалары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International