Казанның “Возрождение” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбия алучылар "Спорт белән шөгыльләнәбез" дигән чарада катнашты. Монда укучылар сәламәт яшәү, зарарлы гадәтләрдән арыну күнекмәләрен үзләштерделәр.
Шулай ук “Һава шариклары” дип исемләнгән бәйрәм да оештырылды. Биредә балалар эстафеталарда һәм уеннарда җитезлектә көч сынашты, шар күпертте, алардан уенчыклар ясады.
Җәй буе тернәкләндерү үзәге карамагындагылар төрледән-төрле экскурсияләргә йөрде, үз көнкүреш, иҗади һәм хезмәт күнекмәләрен ныгытты.