Азнакайда эшкә урнаштыру мөмкинлекләре буенча рейд оештырылды

2015 елның 7 августы, җомга

Бу көннәрдә Азнакай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү һәм «Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрне махсус программаларда катнашу, эшкә урнаштыру мөмкинлекләре буенча рейд оештырды.

Рейдның максаты – ата-аналарның балаларны тәрбияләү, укыту, карау  буенча булган бурычларын исләренә төшеру, начар гадәтләрдән арыну, балалар өчен куркынычсыз яшәү шартлары тудыру; эшсез калган ата-аналарны, җәйге каникул вакытына балаларны эш белән тәэмин итү тәртибе белән таныштыру, ярдәм итү.

Рейд барышында белгечләр 8 гаиләнең яшәу шартлары тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International