Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында коррупциягә каршы көрәш алып бару буенча комиссия утырышы узды.
Комиссия утырышында күп кенә сораулар күтәрелде. Аерым алганда дәүләт органнарына эшкә керүчеләрнең коррупциягә карата мөнәсәбәтен белү өчен сораштыру нәтиҗәләре каралды.
Шулай ук утырышта Казан шәһәренең Вахитов районының мәшгульлек үзәге җитәкчесе үз чыгышында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә кую һәм аның нәтиҗәләре турында сөйләде.