Балтачның “Наз” үзәге карамагындагы инвалидлар спорт ярышларына барды

2015 елның 31 июле, җомга

Казаныбызда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышлары гөрли. Бүген Балтачның халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге карамагында торучы инвалид-колясочниклар Казанга бардылар. Әлеге ярышларның берсенә –  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә чакыру билетлары насыйп булып,  йөзү ярышын карап кайттылар.

Әлеге искиткеч матур ярышларга алып барган өчен республика  хакимиятенә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International