Бүген Азнакайның "Омет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә җәйнең бер көненә багышланган чара узды.
Чара кысаларында тернәкләндерү бүлекчәсенең якын-тирәсендә экскурсия оештырылды. Шулай ук үзәк карамагында торучылар үтенече буенча барлык җыелучылар елга буена сәфәр кылдылар.
Катнашучылар үткәрелгән чарадан бик канәгать калды.