Шушы көннәрдә Алабуганың «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге хезмәткәрләре ирекле волонтерлар белән берлектә ышаныч телефонын пропагандалау буенча “Яшь төзүче” лагеренда ял итүче балалар белән очрашу уздырды.
Белгечләр сүзләренә караганда, балалар ышаныч телефонының төп максаты – нәниләрне үз эченә бикләнүдән саклап калу гына түгел, ә балаларга начар мөнәсәбәт булган гаиләләрне тиз арада ачыклау һәм аларны тиешле тәрбия белән тәэмин итү. Шулай ук укучыларга ышаныч телефоны турында буклетлар һәм визиткалары таратылды.