Биек Тауның “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өйдә хезмәт күрсәтү кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның ата-аналары белән тернәкләнү эше алып бара.
Шушы көннәрдә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре коммуникатив һәм хәрәкәт күнекмәләрен үстерү максатыннан инвалид балалы гаиләдә булып кайткан. Шулай ук алдагы эшчәнлекне стимуляцияләү максатыннан истәлекле бүләк бирелгән.