Түбән Каманың "Балкыш" приютында "Тормышыңны төрле төсләргә буя" дигән чара узды

2015 елның 31 июле, җомга

"Мин тормышны сайлыйм!"наркотикларга каршы көрәш программасы  тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың "Балкыш" приютында "Тормышыңны төрле төсләргә буя" дигән чара узды.

Бу көнне балалар янына аквагримм буенча профессиональ рәссамнар, православие яшьләр төркеме активистлары һәм "Хастаханә клоуннары" оешмасыннан волонтерлар килде.

Сабыйлар кечкенә бармаклары белән рәсемнәр буядылар, ябык күзләр белән тактага төрле хис-тойгы, кичерешләрне сурәтләделәр. Бер генә бала да игътибардан читтә калмады.

Белгечләр сүзләренә караганда әлеге чара нәтиҗәсендә балалар  таланталарын ачты, иҗади хыялларын тормышка ашырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International