Шушы көннәрдә Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта тәрбия алучы инвалидлар су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында булдылар. Интернат-йорт карамагында торучылар әлеге вакыйганы түземсезлек белән көтеп алдылар, аларның әлеге ярышларга эләгү теләге көчле иде.
Өлкәннәр зур кызыксыну белән ачык суда йөзү ярышын карадылар, спортчылар өчен җан аттылар.