Биектауның халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре “Җылы очрашулар" клубы әгъзалары өчен Свияжск утрауына сәфәр оештырдылар.
Экскурсия барышында өлкәннәр Татарстанның бай тарихы белән таныштылар, Казан ханлыгы турында кызыклы мәгълүмат тупладылар. Күпләр өчен зур ачыш булып Идел елгасы аша узген Романов күпере булды.