Статистик мәгълүматларга караганда, 21 нче июльгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 16880 эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,82% күрсәткечендә саклана.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 35195 га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 1959 эш урыны ачык дип белдергәннәр.
Хисап атнасы барышында исә 749 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 641е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 141 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.