Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре “Африка ритмнары” дигән чара уздырды

2015 елның 21 июле, сишәмбе

2013-2017 елгы балалар мәнфәгатьләрен гамәлгә ашыру Республика стратегиясе кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре (Яңа Савин районы) балигъ булмаганнар өчен “Африка ритмнары” дигән төркемле дәрес уздырдылар.

Балаларга кызыл агачтан ясалган Африка халкы коралы тәкъдим ителде, белгеч әлеге музыка коралының барлыкка килү тарихын сөйләде. Аннан соң барлык теләүче барабанда уйнап карады.

Шулай ук әлеге чараны әзерләүчеләр викторина үткәрде, биредә яшь катнашучылар Африка иленең хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын искә төшерделәр.

Чара дустанә мөнәсәбәттә узды, үзәк карамагында торучылар күп кенә яңа мәгълүмат туплады, үзләренең таланталарын ачты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International