Бүген Тукай районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә шашка турниры үткәрелде. Әлеге чара төрле категория гаиләләрдә тәрбия алучы балалар өчен уздырылды.
Балигъ булмаганнар зур кызыксыну белән шашка турнирында катнаштылар. Уен барышында укучылар шашкаларның килеп чыгу тарихы белән танышты, уенның кагыйдәләрен өйрәнде.
Балалар ике командага бүленделәр, исем һәм девиз уйлап чыгардылар. Оештыручыларның сүзләренә караганда, барлык катнашучыларга да тәм-томнар таратылды. Турнир җиңүчесе итеп Сабина Җиһаншина билгеләнде.