Бүген Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Җәй көне балалар иминлеге" дигән дәрес үткәрелде. Әлеге чара җәй көне балаларны контрольда тоту өчен, ата-аналарга кайбер кагыйдәләр буенча аңлатма бирү өчен уздырылды.
Түгәрәк өстәл барышында әти-әниләр бәхетсезлек очраклары теркәлгән статистика белән таныштылар. Суда, юлда, янгын куркынычсызлыгы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Барлык катнашучыларга да “Сак булыгыз! Ачык тәрәзә һәм бала” дигән белешмәлек таратылды.