Шушы көннәрдә Сарманның "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Волонтер" оешмасы активистлары белән берлектә "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте кысаларында "Без чисталык яклы" дип исемләнгән чара уздырды.
Оештыручылар Минзәлә елгасының яр буе зонасын чистарттылар, тәртип урнаштырдылар.
Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, әлеге чара халыкның һәм яшь буынның әлеге экологик проблемага карата игътибарын җәлеп итте, табигатькә сакчыл караш тәрбияләде.