Шушы көннәрдә Сарманның "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Волонтер" оешмасы активистлары белән берлектә "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте кысаларында "Ярдәм итик балаларга!" дигән акция уздырды.
Катнашучылар Сарман районында яшәүчеләргә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итүгә өндәүче листовкалар таратты.
Оештыручылар сүзләренә караганда, җәяүлеләр әлеге листовкаларны игътибар белән карадылар һәм һичшиксез әлеге проблема белән кызыксынды.