Балтачның “Наз” үзәгендә “Петр көне” бәйрәме үтте

2015 елның 14 июле, сишәмбе

Бу көннәрдә Балтачның “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре  тернәкләнү узучылар өчен “Петр көне” бәйрәмен уздырдылар.

Әлеге чара бәйрәмнең тарихы белән танышудан башланып китте. Шулай ук белгечләр инвалидлар hәм пенсионерлар өчен төрле уеннар оештырды: башмак ату, ат чабышы, балык тоту.Чара төрле милләт халык җырлары, мәзәк сүз сөйләү, биюләр белән бергә аралашып барды.

“Наз” хезмәткәрләре тернәкләнү узучы өлкәннәр өчен чәй табыны да әзерләде.

Оештыручылар сүзенә караганда, уздырылган чара тернәкләнүчеләргә сәламәтлекләрен ныгыту, күңелләрен күтәрү өчен бик күп мөмкинлекләр бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International