Бүген Питрәчнең “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм уздырылды.
Бәйрәм барышында балаларга һәм аларның ата-аналарына “Петр һәм Февронья турында әйтем” дигән мультфильм тәкъдим ителде. Шуннан соң катнашучылар командаларга бүленеп төрле кызыклы ярышларда катнашты.
Чараның ахырында “Шатлык” приюты психологы балалар һәм аларның ата-аналары белән тренинг уздырды.