Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль һөнәри юнәлеш бирүче чаралар белән шәһәрдән читтә урнашкан ял итү лагерьларына чыгуны дәвам итә. Бүген мондый чара Җәлил исемендәге сәламәтләндерү лагеренда булып узды.
Балалар профориентацион уен һәм конкурсларда актив катнаштылар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Чара барышында катнашучыларның профессияләр турында хәбәрдар булулары, зирәклеге, җиңүгә омтылышлары чагылды.
Теләүчеләр үзәкнең мобиль офисында компьютер тестлары үтә алдылар.