Минзәләнең “Умырзая” үзәгендә антинаркотик айлык буенча эш дәвам итә

2015 елның 29 июне, дүшәмбе

“Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында Минзәләнең “Умырзая” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чара узды.

Белгечләр балаларга наркотикларның яшь организмга зыяны һәм йогынтысы, аларны саклау һәм тарату өчен каралган җәзалар турында сөйләделәр.

Оештыручылар сүзләренә караганда, әлеге чара балаларны берләштерергә, наркотикларсыз яшәү күпкә кызыклырак һәм матуррак дигән фикергә килергә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International