Бүген Яр Чаллының "Солнышко" физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Наркотикларга юк!" дип исемләнгән плакатлар ясау ярышы узды.
Шулай ук белгечләр "Нәрсә ул наркотик?", "Физзарядканың сәламәтлек өчен файдасы", "Актив тормыш рәвеше" дигән әңгәмәләр үткәрде. Нәтиҗәдә, балалар әлеге темалар буенча фикер алыштылар һәм плакатлар ясадылар.
Тернәкләндерү үзәгенең белгечләре әлеге чара балаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштырырга ярдәм итәр дип өметләнәпеп калалар.