Чистайның “Юлдаш” интернат-йортында тәрбияләнүчеләр экскурсиядә булдылар

2015 елның 29 июне, дүшәмбе

Бүген Чистайның “Юлдаш” өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбия алучылар Биләрдә урнашкан изге урын – “Хуҗалар тавы”на сәяхәт кылдылар. Интернат-йортта тәрбия алучылар бирегә саф һава, тыныч, сихри, дөнья мәшәкатеннән читкә алып китеп, бары тын гына урман шаулавын, кошлар тавышын тыңлап, гүзәл табигатебез белән хозурланып, изге урында шифалы судан авыз итеп, тән һәм җан сихәте алырга килделәр.

Түгәрәк өстәлләр артында бергәләшеп утырып, үзләре белән алып килгән тәм-томнан авыз итү, сәяхәтне тагын да җанландырып җибәрде. Катнашчылар “Хуҗалар тавы” белән бәйле булган бик күп риваятьләр белән дә, әлеге җирлекнең кызыклы тарихи вакыйгаларын да тыңлап уздылар. Сәяхәт бар кешенең күңеленә хуш килде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International