27 июньдә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Питрәч районында эшлекле сәфәр белән булып кайтты. Эш көнен ул районның иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашудан башлап җибәрде.
Аннан соң министр гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында халыкны социаль яклау, хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү өлкәләренә кагылышлы сораулар яңгырады. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә күтәрелгән мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде.
Чра ахырында, Эльмира Зарипова социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Земфира Мухаметгареева һәм профилактика системасы органнары белән бергә киңәшмә уздырды.